Туган телем, якын дустыбыз син (0+)
17
Февраль 2022
Пәнҗешәмбе
17 февраль көнне 17 нче санлы китапханәдә «Туган телем, якын дустыбыз син» дигән танып белү дәресе узды. Чара барышында балаларга һәр халыкның үз үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм теле барлыгы турында сөйләделәр; дәүләт символикасы, милли кием үрнәкләре белән таныштырдылар. Нәни китап сөючеләр бар телләрнең дә үзенчә күркәм булуы, һәркемнең үз телен яратырга, сакларга һәм аның белән горурланырга тиешлеге турында белде. Чара барышында балалар бик теләп һәм шатланып «Бизәкне алып куй», «Парын тап» уеннарында катнашты, татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыды. |